Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстанда предприятиеләрне фәнни эшләнмәләргә салымнардан азат итәргә тәкъдим иттеләр

Предприятиеләрне фәнни-тикшеренү һәм конструкторлык эшләренә салым салудан азат итәргә кирәклеге турында белдерделәр.


Вице — премьер Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко предприятиеләрне фәнни-тикшеренү һәм конструкторлык эшләренә салым салудан азат итәргә кирәклеге турында белдерде.

Ул төбәк сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясе утырышында шундый инициатива белән чыгыш ясады, Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ сәнәгать министры урынбасары Альберт Кәримовны хуплауларын сорады.
Коробченко сүзләренчә, алдынгы илләрдә НИОКРны финанслау дәрәҗәсе эчке тулаем продуктның 3-5% тәшкил итә, ә Россиядә — 1% кына. Шул ук вакытта Татарстанда бу күрсәткеч нибары 0,7%.

- Сәнәгатьчеләр фәнни эшләнмәләргә никадәр күбрәк акча кертсәләр, җитештерүләр шулкадәр технологик һәм табышлырак булачак, димәк, дәүләт салымнарны күбрәк алачак, — дип ассызыклады Коробченко.

Министр билгеләп үткәнчә, тикшеренүләр һәм эшләнмәләргә чыгымнарны 2030 елга эчке тулаем продуктның 2% тан да ким булмаган өлешенә кадәр арттыру өчен, Россия Президенты Владимир Путин йөкләгәнчә, бизнестан инвестицияләр ике тапкырга артырга тиеш.

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса