Алабуга районында уртача хезмәт хакы 200 мең сумнан артып киткән
Алабуга районында уртача хезмәт хакы 209 мең сумга кадәр арткан. Бу күрсәткечкә төп өлешне «Алабуга» махсус икътисади зонасы предприятиеләре кертә. Бу хакта хисап сессиясендә район башлыгы Рөстәм Нуриев хәбәр итте.
Махсус икътисади зонада бүген 50 меңнән артык кеше эшли. Шул ук вакытта хезмәткәрләрнең күбесе районнан читтә яши һәм көн саен күрше муниципалитетлардан килә. Бу маятник миграциясен көчәйтә, шуңа күрә хакимият аның масштабларын акрынлап кыскартырга ниятли.
Махсус икътисади зонада хезмәт хакларының артуы сәнәгатьнең актив үсеше белән бәйле. Район башлыгы сүзләренә караганда, 2025 ел нәтиҗәләре буенча тулай территориаль продукт 534,9 млрд сумга җиткән. Чагыштыру өчен: 2023 елда ул 158,6 млрд сум тәшкил иткән, 2024 елда-275,5 млрд.тулаем эчке продукт структурасында якынча 78% сәнәгать секторына туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia