Татарстанда «Лада» йөртүчесе чит ил машинасына бәрелеп һәлак булган
Алабуга тирәсендәге авария үлем белән төгәлләнгән.
Татарстанның Алабуга районында үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте булган. «Лада» йөртүчесе идарә итүне башкара алмаган, каршы як хәрәкәт полосасына чыккан һәм KIA автомобиленә очып кергән.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, «Лада» йөртүчесе һәлакәт урынында һәлак булган.
Булган хәлнең шартлары ачыклана, дип яза "Татар-информ".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia