Әлмәтлеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турында «Халык инспекторы» кушымтасы аша хәбәр итә һәм акчалата бүләкләр ала алалар
Әгәр дә Сез хокук бозу шаһиты булсагыз-аның турында «Халык инспекторы» кушымтасы аша хәбәр итегез.
2024 елның сентябреннән яңартылган "Халык инспекторы" мобиль сервисында юл хокук бозулары турында 37 321 гариза кергән, ә түләүләрнең гомуми суммасы инде 4,6 млн сумнан артып киткән. Rustore, Google Play һәм App Store да булган кушымта хокук бозуларның 21 категориясен колачлый, шуларның җидесе расланган фактлар өчен акчалата бүләкләүне күздә тота.
Хокук бозулар турында гаризалар кергән ТОП-3 иң популяр түләүле категорияләр:
Кызыл утка чыгу;
Тукталыш сызыгыннан чыгу;
Җәяүлене үткәрмәү.
Иң зур түләү – 1 440 сум каршы як хәрәкәт полосасына чыгу видеоязмасы өчен каралган.
Заявка бирү процессы бик гади: төшерүне башлау һәм урынны автомат рәвештә билгеләп, заявка рәсмиләштерү дә җитә. Алга таба кулланучы бүләк алу өчен кирәкле мәгълүматны кертә. Тикшерүдән соң гариза дәүләт автоинспекциясенә җибәрелә. Әгәр хокук бозу расланса, түләү мөрәҗәгать итүчегә керә.
Бу атнада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үткәрелгән юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча брифингта 2026 ел башыннан Татарстанда 228 юл – транспорт һәлакәте теркәлгән, аларның һәр бишенчесе үлемгә китерүче. Узып китү тыелган каршы як полосага чыгу 31 авариягә сәбәп булды, шул исәптән 8 февральдә фаҗигале, куркыныч маневр нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булды (Биектау һәм Чистай районнарында).
Бу саннар гражданнарның юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тотуда актив катнашу кирәклеген ассызыклый. «Халык инспекторы» кушымтасы республиканың һәр кешесенә, юлларда иминлекне арттырып һәм гомерләрне саклап, җәмәгать контроле системасының бер өлеше булырга мөмкинлек бирә.
Юл йөрү кагыйдәләрен бозмагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia