Татарстанда массакүләм юл-транспорт һәлакәтендә 15 яшьлек яшүсмер зыян күргән
Лениногорск районындагы массакүләм юл-транспорт һәлакәтендә 15 яшьлек яшүсмер имгәнгән.
«Татар-информ» га ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, авария бүген 7:19 сәгатьтә Әлмәт-Лениногорск юлында, Зәй – Каратай һәм Новочершилинск авыллары арасында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, Opel каршы хәрәкәт полосасына чыккан, анда Haval га бәрелгән, шуннан соң алар белән Toyota бәрелешкән. 15 яшьлек яшүсмер һәм өч олы кеше зыян күргән. Аларга медицина ярдәме күрсәтелгән.
Урынга шәһәр прокуроры чыккан иде. Тикшерү башланган, дип хәбәр итә "Татар-информ".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia