Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Телеграмны блоклау киберҗинаятьләр санын киметергә мөмкин

Телеграмны блоклау киберҗинаятьләр санын минимумга җиткерәчәк. Бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

Көн саен республикада банк карталарыннан 30лап акча урлау очраклары була. Узган ел мошенниклар татарстанлылардан 6 млрд сум урлаган.

Барлыгы 15 000 нән артык шундый җинаять теркәлгән, бу IT-технологияләр кулланып барлык хокук бозуларның 61% тәшкил итә.

Сим-карталар сатуны чикләү һәм дропперлар өчен җинаять җаваплылыгы инде нәтиҗә китерә. Үз картаңны өченче затларга тапшырган өчен алты елга кадәр иректән мәхрүм ителергә мөмкин.

Тулаем алганда киберҗинаятьләр проценты кими, дип раслый полиция хезмәткәрләре. Әмма мошенниклар яңа схемалар уйлап таба. Еш кына аферистлар чит илдән шалтыраталар һәм үзләрен хастаханә, мәктәп, банк яки салым хезмәткәрләре дип таныштыралар.

Элеккечә үк пенсионерлар һәм балалар аеруча зәгыйфь. Балалар өчен җаваплылык тулысынча ата-аналарда ята, дип кисәттеләр Эчке эшләр министрлыгында.

Киберҗинаятьләр санын киметү өчен, киләчәктә дәүләт хезмәтләренә керү мөмкинлеген МФЦда гына торгызырга мөмкин булачак. Элемтә операторлары ясалма интеллект базасында антифрод-системалар кертте инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса