Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстанда йөзләрчә миллион сумга яңа тау чаңгысы курорты барлыкка киләчәк

Татарстанның Саба районында спорт проектын гамәлгә ашыру башлана. Илебер авылында тау чаңгысы комплексының беренче чиратын төзүгә 162 млн сум юнәлдереләчәк. Тиешле тендер инде дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган.

Проект әзерлек һәм төзелеш эшләренең җитди күләмен күздә тота. Башлангыч этапта белгечләр фундаментлар төзү, коммуникацияләр (электр челтәрләре һәм элемтә линияләре) салу, шулай ук ландшафт формалаштыру белән шөгыльләнәчәк. Аерым алганда, ясалма калкулык булдырылачак, укыту битләве төзекләндереләчәк һәм төп тау чаңгысы трассасы әзерләнәчәк.

Объект Байлар Сабасы белән Шәмәрдән арасында, Миңгәр авылыннан ерак түгел урнашкан матур урында урнашачак. Беренче чираттагы эшләрне кыска вакыт эчендә — агымдагы елның декабренә төгәлләү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса