Миңнеханов ветеринарларга 10 яңа автосамосвал тапшырды
Махсус машиналар биологик калдыкларны җыю өчен билгеләнгән.
Рөстәм Миңнеханов республика ветеринарларына биологик калдыкларны җыю өчен 10 АВТОСАМОСВАЛ ГАЗ ачкычлары тапшырды. Тантана «Казан Экспо»мәйданчыгында узды.
Төбәк җитәкчесе сүзләренә караганда, Баш ветеринария идарәсе автопаркында инде 29 машина бар һәм аны 45 берәмлеккә кадәр киңәйтергә планлаштыралар.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республика халкының тормыш сыйфаты ветеринария хезмәте эшенә турыдан-туры бәйле. Татарстанда 800 мең баштан артык эре мөгезле терлек асрала, шуңа күрә белгечләрнең системалы һәм оператив эше аеруча мөһим.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, Россиянең кайбер төбәкләрендә хайваннар һәм кошлар авырулары буенча имин булмаган вәзгыятькә карамастан, Татарстанда эпизоотик вәзгыять контрольдә кала.
Чарада Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Роман Некрасов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia