Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Биектау районында трассада һәлак булуы белән тәмамланган юл һәлакәте булган

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында җиңел машина каршы як полосага чыкканнан соң үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте булган.

Республика Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, «Лада Гранта» автомобилен йөртүче каршы як полосага чыккан һәм Chery автомобиле белән бәрелешкән.

ТР прокуратурасы хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Лада машина йөртүчесе һәм пассажиры – ир белән хатын – алынган җәрәхәтләрдән урында ук һәлак булган. Chery Tiggo йөртүчесе һәм пассажиры хастаханәгә озатылган.

Вакыйга урынына Биектау районы прокуроры урынбасары Руслан Гатауллин килгән иде. Әлеге факт буенча уздырыла торган процессуаль тикшерүнең барышы район прокуратурасында контрольгә алынды.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса