Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстанда 37 мең гектар сугарулы җир торгызылды

Татарстан республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров регионның мелиорация комплексы эшенә йомгаклар ясады.

Соңгы берничә елда республикада 37 мең гектар сугарулы җирне торгызуга, 487 гидротехник корылманы ремонтлауга, 280 километрдан артык торба үткәргечләр салуга һәм 300 берәмлектән артык сугару техникасы сатып алуга ирешелде.

Мелиорацияне финанслау соңгы биш елда 13,8 млрд сум тәшкил иткән, шуның 5,2 млрд сумы 2025 елда җибәрелгән. 2026 елга 3,8 млрд сум планлаштырылган. Эшләр, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгының федераль адреслы инвестиция программасын да кертеп, федераль һәм республика программалары буенча алып барыла. Агымдагы елда Арча һәм Чистай сугару системаларын 3,5 мең гектар мәйданда реконструкцияләү дәвам итәчәк, финанслау күләме 955 млн сум.

«Җирләрне әйләнешкә кертү һәм комплекслы мелиорацияләү» федераль проекты кысаларында 2025 елда алты хуҗалыкта 5,5 мең гектар сугарулы җир файдалануга тапшырылган. 2026 елга 762 млн сум субсидия белән 4,8 мең гектарга план расланган. Шулай ук республика бюджеты хисабына гидротехник корылмаларны капиталь ремонтлау һәм төзү дәвам итә, ел саен финанслау күләме 150 млн сум тәшкил итә.

Хуҗалыкларга сугару техникасы сатып алу чыгымнарының 70% ы компенсацияләнә. 2025 елда мелиорация программалары буенча түгәрәк һәм барабан тибындагы 119 су сиптерү машинасы сатып алынган, дип яза "Татар-информ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса