Татарстанда мобиль уеннар буенча «Беренчеләр Лигасы» мәктәп лигасы барлыкка киләчәк
Лига үз төрендә беренче булачак һәм яшүсмерләргә командада эшләргә өйрәнергә һәм яңа дуслар табарга мөмкинлек бирәчәк.
Татарстанда мобиль уеннар буенча «Беренчеләр лигасы» мәктәп лигасы старт ала. Бу хакта республикада «Беренчеләр хәрәкәте» җитәкчесе Тимур Сөләйманов хәбәр итте.
Лига үз төрендә беренче булачак һәм яшүсмерләргә юнәлдерелгән, аларга популяр мобиль уеннарда ярышырга гына түгел, ә аралашырга, командада эшләргә өйрәнергә һәм яңа дуслар табарга мөмкинлек бирәчәк.
Катнашучылар бишәр кешелек командалар төзиячәк, ә катнашуга гаризаларны теләгән һәркем бирә ала. Беренче ярышлар Бөгелмә һәм Апас районнарында, шулай ук Казанда һәм Яр Чаллыда узачак, дип хәбәр итә "Татар-информ".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia