Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Миңнеханов татарстанлыларны Дәүләт гербы көне белән котлады

Рөстәм Миңнеханов республика халкын дәүләт гербы көне белән котлады. Бу хакта ул үзенең телеграм-каналында язган.

Татарстан Рәисе искәрткәнчә, 34 ел элек бөтен күпмилләтле Татарстан горурлана торган символ расланган.

Канатлы барс-гербның үзәк фигурасы-республиканың һәр почмагында гына түгел, чит илләрдә дә таныла башлады.


Миңнеханов Татарстан халкын бәйрәм белән ике телдә — рус һәм татар телләрендә котлады.

 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республика гербы һәм флагы һәрвакыт хәрби бурычларын үтәүче Татарстан сугышчыларын озата бара. Бу хакта ул ТР Хөкүмәте Йортында узган атналык киңәшмәдә белдерде.

«Герб һәм флаг белән безнең сугышчылар бүген Ватан иминлеген саклыйлар. Татарстан сугышчылары үзләренең хәрби бурычларын үтәгән урыннарда Россия Федерациясе дәүләт символлары белән беррәттән Татарстан Республикасы символлары да бар. Флаг та, герб та һәрвакыт алар белән бергә», – дип аның сүзләрен китерә Татарстан лидерының матбугат хезмәте.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/minnexanov-tatarstan-gerby-ham-flagynyn-patriotik-ahamiyaten-bilgelap-utte-5918745

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса