Татарстанда 55 оешма бушлай эксперт ярдәме алачак
2026 елда Татарстанда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проекты буенча 55 компания бушлай эксперт консультациясе алачак.
Татарстанда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» исемле федераль проектны гамәлгә ашыру дәвам итә. Бу — «Нәтиҗәле конкурентлы икътисад» илкүләм инициативасының өлеше. 2026 елда проектка тагын 55 оешма кушылачак, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте.
Проект катнашучылары уртача 20 млн сумлык икътисади нәтиҗәгә ирешә, ә экспертлар аларга хезмәткәрләрне укыту һәм практикада сакчыл җитештерү коралларын куллану буенча ярдәм күрсәтә, диде Татарстан вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко. Алынган белем һәм компетенцияләр компанияләргә киләчәктә уңышларын ныгытырга мөмкинлек бирә.
Барлык чаралар дәүләт ярдәме санала һәм катнашучылар өчен тулысынча бушлай. 2026 ел өчен проектка 142,6 млн сум бүленде.
Искәртеп китәргә кирәк, 2025 елда Татарстанның 33 муниципалитетыннан реаль икътисад секторының 87 оешмасы сакчыл җитештерү проектларында катнашты. Алар арасында Казаннан 15, Әлмәттән 11, Чаллыдан 10, Түбән Камадан 8 һәм Яшел Үзәннән берничә компания бар.
Сакчыл җитештерү проекты уртача ярты ел дәвам итә. Узган елда 53 оешма уңышлы тәмамлады, калганнары 2026 елда тамамлыйчак.
Катнашучылар экспертлар ярдәмендә үз процессларындагы югалтуларны ачыклап, аларны юкка чыгарачак һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча яңа күнекмәләр үзләштерәчәк.
Проект турында тулырак мәгълүмат алу һәм катнашу өчен производительность.рф ИТ-платформасына мөрәҗәгать итәргә була
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia