Татарстанлыларны шимбә көнне көчле буран турында кисәттеләр
Иртәгә, 7 февральдә, Татарстанның кайбер районнарында буран көтелә, күз күреме 1000 метрга кадәр начараячак, көнбатышта урыны белән көчле кар явачак.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе кисәтү таратты һәм халыкны куркынычсызлык чараларын үтәргә өндәде:
машина йөрү өлешен кичү өчен җәяүлеләр кичүләреннән генә файдаланырга;
автомобильләрне начар беркетелгән конструкцияләрдән еракта парковкаларга;
түбәләрдә кар һәм бозлар күп җыелган урыннарны урап узарга;
юлда кискен маневрлар башкармаска.
Татар- информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia