Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстанда тимер юлда йөк күләме бер ай эчендә 9 % диярлек арткан

Гыйнвар аенда Татарстанда тимер юлда 1,5 млн тоннага якын йөк төялгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8,9% ка күбрәк, дип хәбәр итә Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте.

"Гыйнварда республиканың тимер юл станцияләрендә 1 млн тонна нефть һәм нефть продуктлары, 89,3 мең тонна химик һәм минераль ашламалар, 62,4 мең тонна ашлык, 50,6 мең тонна химикат һәм сода төялгән», – диелә хәбәрдә.

Нефть һәм нефть продуктларын төяү 2025 елның гыйнвары белән чагыштырганда 12,1% ка, ашлык – 35,3% ка, ә химикатлар һәм содалар – 6,3% ка арткан. Шуның белән бергә химик һәм минераль ашламалар төяү 13,7% ка кимеде.

Горький тимер юлында 368 станция эшли, шуларның 243е йөк операцияләре алып бара. Эре сортларга аеру станцияләре арасында Татарстанда Юдино һәм Әгерҗе бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса