Татарстанда җирле үзидарә органнарының нәтиҗәлелеген ачыклыйлар
Татарстанлыларның сораштыруда катнашу һәм җирле үзидарә органнары эшен бәяләү мөмкинлеге бар.
Тикшеренү республикада ел саен үткәрелә, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте.
Татарстанда цифрлы сервислар ярдәмендә шәһәр округлары һәм муниципаль районнарның җирле үзидарә органнары, шулай ук халыкка хезмәт күрсәтүче оешмалар җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында халык фикерен җыялар.
Сораштыруның максаты – гражданнарның муниципаль хакимиятләр эшеннән һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатыннан канәгатьлек дәрәҗәсен ачыклау. Катнашу өчен порталга күчәргә һәм Бердәм идентификация һәм аутентификация системасы аша авторизацияләнергә кирәк. https://open.tatarstan.ru/polls/
Сораштыру нәтиҗәләре гомумиләштерелгән рәвештә кулланылачак һәм җирле үзидарә органнары һәм республика муниципаль берәмлекләрендә яшәүчеләргә хезмәт күрсәтүче оешмалар эшен камилләштерү өчен нигез булачак.
2025 елда тикшеренүдә 45 375 кеше катнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia