Татарстанда һәр 32 нче кеше онкопациент булып тора
Татарстанда һәр 32 кешедә яман шеш диагнозы куелган. 2025 елның 31 декабренә республикада шундый диагноз белән 127 324 пациент теркәлгән. Бу хакта Татарстанның штаттан тыш баш белгече-онкологы Эдуард Ногманов хәбәр итте.
Беренче тапкыр еллык авыру күрсәткече 20 меңнән артып китте-2023 ел белән чагыштырганда 12 процентка күбрәк. Авыру дәрәҗәсе 100 мең кешегә 506,1 очракка җитте, бу алдагы ел күрсәткечләреннән югарырак.
Үлүчеләр саны 100 мең кешегә 187,7 очрак туры килә.
Шул ук вакытта яңа очракларның шактый өлеше (20 меңгә якын) профилактик тикшерүләр нәтиҗәсендә ачыкланган. Авырулар структурасында колоректаль яман шеш, тире яман шеше һәм сөт бизе яман шеше алда бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia