Татарстан Росреестры яңа төзелгән йортларда фатир сатып алучылар өчен кайнар линия үткәрәчәк
Татарстан Росреестры яңа төзелгән йортларда фатир сатып алучылар өчен Кайнар линия үткәрәчәк
Иртәгә, 4 февральдә, беренчел күчемсез милеккә ихтыяҗ арту сәбәпле, Татарстан буенча Росреестр идарәсе яңа төзелгән йортларда фатир сатып алучылар – өлешле төзелештә катнашучылар өчен Кайнар телефон линиясе үткәрәчәк. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кайнар линиягә шалтыратып, аерым алганда, өлешләп катнашу шартнамәсен ничек дөрес рәсмиләштерергә, өлешчеләрнең нинди хокуклары һәм бурычлары барлыгын, йорт төзүченең ышанычлылыгын ничек тикшерергә һәм йортны файдалануга тапшырганнан соң фатирга хокукларны ничек теркәүне белергә мөмкин булачак.
Сорауларны 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Казанда 8 (843) 255-25-71 телефоны аша бирергә була. Татарстан районнарында кайнар линияләр телефоннары исемлеге идарә сайтында «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» – «Кайнар линияләр» бүлегендә урнаштырылган, дип хәбәр итә "Татар-информ".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia