Max цифрлы ID технологиясен Татарстаннан 1,9 мең компания керткән
MAX мессенджеры платформасында цифрлы шәхес таныклыгы технологиясен (Digital ID) Татарстанның 1900 сәүдә компаниясе куллана инде. Бу хакта VK стратегик проектлар буенча вице-президенты Рөстәм Хәйбулов хәбәр итте.
Компания мәгълүматлары буенча, узган елның мартында эшләтеп җибәрелгәннән бирле мессенджердан 89 млн актив кулланучы файдалана, шул исәптән 60 млн Россия һәм БДБ илләре гражданнары көн саен. Дәүләт һәм социаль сервисларны интеграцияләү үсешнең төп юнәлешләреннән берсе булды.
"Мин цифрлы ID технологиясенә аерым тукталырга теләр идем. Бу яңа, алга киткән күренеш-MAX платформасындагы электрон документлар кәгазь документларны алыштыра диярлек. Технологиягә ихтыяҗ зур, ул актив үсә. Бу студентлар һәм күп балалылар өчен ташламалар, бу дәүләт хезмәтләре белән интеграцияләү хисабына яшьне раслау, инвалид, пенсионер статусын раслау», – дип сөйләде Хәйбулов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia