Яшел Үзәндә күпкатлы йортта янгында өч кеше һәлак булган
Фаҗиганең башлангыч сәбәбе-ут белән саксыз эш итү.
Яшел Үзәндә төнге сәгать өчләр тирәсендә Чапаев урамы, 1 адресы буенча коридор тибындагы тугыз катлы кирпеч йортта янгын чыккан. Бу хакта "Татар-информ"га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә сөйләделәр.
Янгын сүндерүдә һәм эвакуацияләүдә гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 27 белгече һәм 7 берәмлек техника катнашты. Аларның гамәлләре нәтиҗәсендә 9 кешене коткарып кала алганнар, алар арасында ике бала да бар.
Кызганычка каршы, янгын нәтиҗәсендә ике ир-ат һәм бер хатын-кыз һәлак булган. Аларның шәхесләре хәзер ачыклана.
Янгын мәйданы 10 кв. м тәшкил иткән. Дәүләт янгын күзәтчелеге тикшерүчеләре килеп чыккан хәлнең сәбәбен ачыклый.
Хәлләрне ачыклау өчен вакыйга урынына шәһәр прокуроры Дмитрий Ерпелев чыкты. Фаҗиганең башлангыч сәбәбе-ут белән саксыз эш итү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia