Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

ТР Роспотребнадзоры талпан энцефалитыннан хәзер үк прививка ясатырга өндәде

Татарстанлыларга талпан энцефалитыннан февральдә үк прививка ясый башларга кирәк. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

"Талпан инфекцияләре сезоны инде таулар артында түгел. Хәзер талпан энцефалитына каршы вакцина алу мөһим. Вакцинация берничә прививкадан тора, һәм март ахырына-апрель башына саклану өчен бу хакта бүген кайгыртырга кирәк", - дип билгеләде спикер.

Авдонина сүзләренчә, иммунитет эшләп чыгару өчен ике айга якын вакыт кирәк. Прививкалар куркыныч янаган төркемнәр – эндемик территорияләргә йөрүчеләр өчен бушлай ясала.

Талпан энцефалиты талпан тешләгәндә йога торган иң куркыныч инфекцияләрнең берсе булып кала. Вирустан бердәнбер нәтиҗәле яклау-вакцинация.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса