Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстанлыларга аттестатсыз кая укырга керергә мөмкин булуы турында сөйләделәр

БДИ тапшырмый укырга кереп буламы?

Бердәм дәүләт имтиханын тапшырмаган укучыларга Татарстан көллиятләрендә белем алырга мөмкин булган күп кенә һөнәрләр ачык, дип сөйләде Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов. Һөнәрләр арасында-буяучы, тегүче, токарь, слесарь, горничная һәм агынты суларны чистарту аппаратчысы. Исемлектә барлыгы 31 белгечлек. Әлеге исемлек-республиканың мәгариф турындагы Россия законына кайбер төзәтмәләр керткән 441 нче Федераль закон таләпләрен үтәве нәтиҗәсе.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге белгечлекләр буенча белем алучыга югары белем алу мөмкинлеге бирми. Мондый кыенлыкларны имтиханнар урынына сигезенче һәм тугызынчы сыйныф укучыларына юнәлдерелгән махсус белем бирү программаларын узарга карар кылучылар да кичерергә мөмкин. Әйтик, кайбер көллиятләрдә ярты ел эчендә вожатый, кондитер яки лаборант һөнәренә өйрәнергә мөмкин, ләкин бу тулы белем һәм аттестатны алмаштырмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса