Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстанда милли проект буенча М7 һәм М12 трассаларында яңа база станцияләре урнаштырдылар

Татарстанда М-7 трассасы буйлап 14 яңа база станциясе һәм М — 12 трассасында 40 станция урнаштыру төгәлләнде.

Эшләр узган ел «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» милли проекты кысаларында үткәрелде, дип хәбәр иттеләр төбәкнең цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгында.

Министр урынбасары Альберт Яковлев билгеләп үткәнчә, мобиль элемтәгә һәм Интернетка керү регионның цифрлы өлгерүенең мөһим күрсәткече булып тора. Аның сүзләренчә, инфраструктураны яшәүчеләр яшәү яки күчеп йөрү урынына бәйсез рәвештә мобиль сервислардан һәм элемтәдән файдалана алсын өчен эзлекле рәвештә үстерәләр. Соңгы өч елда М-7 һәм М-12 трассалары буйлап 200гә якын база станциясе урнаштырылган. Элемтә навигация һәм интернет өчен генә түгел, ашыгыч хәлләр өчен дә кирәк.

2025 елда М-7 һәм М-12 трассаларыннан «ГЛОНАСС+112» системасы аша 910 мөрәҗәгать килгән, аларның күбесе юл-транспорт һәлакәтләренә кагылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса