Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстанда урманнарны торгызу өчен финанслау 2026 елда 1,5 тапкыр артачак

2026 елда Татарстанда урманнарны торгызу буенча төбәк проектын тормышка ашыру өчен 160,8 млн сум бүленәчәк — бу 2025 елга караганда 44% артык.

2025 елда Татарстанда 5335 гектар мәйданны урман торгызу һәм утырту эшләре узды. Бу эшләрнең зур өлеше «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк компоненты кысаларында башкарылды, — дип хәбәр итте Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы.  

Төбәктә 2800 гектар мәйданда урман яңартылды, шуларның 1600 гектары илкүләм проект чаралары нәтиҗәсендә. Шулай ук 2002 гектар мәйданда саклагыч урманнар утыртылды, ә 533 гектарда компенсацион урман торгызу һәм үрчетү эшләре үткәрелде.  

Министр Равил Кузюров әйтүенчә, илкүләм проектның бөтен күрсәткечләренә ирешелде: киселгән һәм югалган урман мәйданына карата торгызылган урманнар 150% тәшкил итте —бу планлаштырылган нормадан күбрәге. Ел дәвамында урман булдыручы төп токымнар өчен 12 тоннадан артык орлык әзерләнде, дип хәбәр "Татар-информ".  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса