Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстан ипотека һәм өлешле төзелеш буенча РФ төбәкләре унлыгына керде

Күчемсез милек базары ни хәлдә?

Татарстанда 2025 елда торак күчемсез милек базарында төрле юнәлештәге тенденцияләр теркәлгән: икенчел базарда килешүләр саны 13,4% ка кимегән, беренчел базарда – 14,3% ка арткан. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә Росреестрның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова хәбәр итте.

Әйтик, 2025 елның гыйнварыннан декабренә кадәр республикада күчемсез милеккә якынча 162,6 мең килешү төзелгән. 2024 елда бу күрсәткеч якынча 188 мең тәшкил иткән.

Узган ел нәтиҗәләре буенча сату-алу килешүләре буенча фатирларга теркәлгән хокуклар саны 58 меңгә якын тәшкил иткән, бер ел элек алар 62,5 мең булган. Кимү якынча 7% тәшкил иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса