Татарстанның сәяси тормышы Путин Мөхәммәтшинга II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденын бирде
Фәрит Мөхәммәтшин югары дәүләт бүләгенә лаек булды.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденына лаек булды. Тиешле указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.
Республика парламенты спикеры югары дәүләт бүләгенә Россия дәүләтчелеген ныгытуга, парламентаризмны үстерүгә керткән зур өлеше һәм актив закон чыгару эшчәнлеге өчен лаек булды.
Фәрит Мөхәммәтшинны беренчеләрдән булып Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады. "Бу, һичшиксез, лаеклы вакыйганың шатлыгын уртаклашам һәм сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, киләчәктә дә республикабыз һәм аның халкы файдасына нәтиҗәле эшчәнлек алып бару өчен бетмәс — төкәнмәс энергия һәм көч телим", - диелгән, дип яза "Татар-информ".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia