Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстанда МХО катнашучылары өчен социаль контракт төзү кагыйдәләре үзгәрде

Яңа кагыйдәләр 2026 елның 1 гыйнварыннан көченә керде. Алар «Дәүләт социаль ярдәме турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү нигезендә эшли башлый.

Хәзер МХО катнашучылары, гаиләнең уртача керемен бәяләүдән башка, шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеген оештыру өчен генә социаль контракт ала ала. Бу хокуктан бер тапкыр гына файдаланырга мөмкин.

Контракт алу шартлары:

· Сугышчы хәрби хезмәттән азат ителгән яки контрактны тәмамлаган булырга тиеш;
· Ул эшсез яки эш эзләүче дип рәсми танылган булырга тиеш;
· Аның «Ватанны саклаучылар» фонды тарафыннан бирелгән рекомендациясе булырга тиеш.

Яңа льгота бары тик шәхси эшмәкәрлек ачу өчен төзелгән контрактларга гына кагылә. Эш эзләү, шәхси ярдәмче хуҗалык оештыру яки башка максатлар өчен контрактлар иске кагыйдәләр буенча төзелә.

Мөһим деталь:
I яки II төркем инвалидлыгы булган сугышчылар үз хокукларыннан баш тартып, контрактны рәсми рәвештә эшсез яки эш эзләүче дип танылган хатынына тапшыра ала. Бу очракта да контракт бары тик шәхси эшмәкәрлек ачу өчен генә бирелә.

Яңалыклар «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында сугышчылар гаиләләренә ярдәмне көчәйтү өчен кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса