Татарстанда үзмәшгульләр өчен социаль иминиятләштерү буенча эксперимент старт алды
Социаль иминиятләштерү өчен дәүләт хезмәтләре порталы аркылы нариза бирергә кирәк
2026 елның беренче гыйнварыннан Татарстанда, бөтен Россиядәге кебек үк, үзмәшгуль гражданнар өчен ирекле социаль иминиятләштерү буенча федераль эксперимент башланды. Яңа система махсус салым режимында эшләүчеләргә вакытлыча эшкә яраксызлык очрагында үзләренә түләүләрне мөстәкыйль тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
Моның өчен «Госуслуги»порталы аша гариза бирергә кирәк. Үзмәшгуль кеше еллык иминият суммасын утыз биш яки илле мең сум күләмендә сайлый ала. Айлык взнос бу сумманың өч Бөтен сиксән дүрт йөздән бер процентын тәшкил итәчәк. Авыру буенча пособие алу хокукы алты ай өзлексез взнослар түләгәннән соң барлыкка килә.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia