Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Бастрыкин Казанда яшүсмергә һөҗүмнән соң җинаять эше кузгатырга кушты

Ведомство башлыгының кабул итү бүлмәсенә 15 яшьлек улына һөҗүм итү шартларын тикшерүдән канәгать булмаган бер ханым мөрәҗәгать иткән.



Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Казанда яшүсмергә һөҗүм факты буенча эш кузгатырга кушты. Ведомство башлыгының кабул итү бүлмәсенә аның 15 яшьлек улына һөҗүм итү шартларын тикшерүдән канәгать булмаган җирле бер хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Бу хакта Россия тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хатын-кыз сүзләренчә, узган елның октябрендә яшүсмергә билгесез кешеләрдән янаулар һәм мыскыллаулар килә башлаган. Бераздан берничә кеше аны җәмәгать туклануы бинасы янында кыйнаган. Малайга медицина ярдәме кирәк була. Шул ук вакытта, әнисе сүзләренчә, әлегә кадәр гаеплеләрне җаваплылыкка тартмаганнар.

Тикшерү комитетының төбәк идарәсендә һөҗүм факты буенча җинаять эшләре ике тапкыр кузгатылган, әмма ике карар да район прокуратурасы тарафыннан кире кагылган. Беренче карарны тикшерү органнары шикаять итте, әмма нәтиҗәсез. Икенче карар хәзер республика прокуратурасында карала.

Бастрыкин җинаять эше кузгатырга һәм материалларны баш тикшерү идарәсенә тапшырырга кушты., дип яза «Татар-информ».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса