Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстанда эшмәкәр бер хокук бозу аркасында 100 пар аяк киеменнән мәхрүм калган

Аяк киемен законсыз сатканнар.

Татарстанда Чистай кибетләренең берсендә мәҗбүри маркировкасыз аяк киеме сату туктатылды.
Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте язганча, тикшерү шәһәрдә яшәүче хатын-кызның шикаяте буенча үткәрелгән.

Кибеттә контроль сатып алу барышында хокук бозу факты расланган: аяк киеме идентификацион кодларсыз сатылган. Әлеге факт буенча административ эш кузгатылды. Полкалардан 95 пар маркировкаланмаган аяк киеме алынды.

Җәмәгать судьясы шәхси эшмәкәрне административ җаваплылыкка тарту турында карар чыгарды. Җәза сыйфатында барлык законсыз товарны конфискацияләү, 5 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса