Татарстан Әфган ите һәм сөте белән тәэмин итү өчен транспорт хабына әверелергә мөмкин
Әфганстаннан ит-сөт Татарстан аркылы кертеләчәк.
Татарстан Республикасы Россиягә Әфган ит-сөт продукциясен китерү өчен төп транспорт хабы буларак карала.
Бу хактат"Татар-информ"га Әфганстандагы Россия эшлекле үзәгендә хәбәр иттеләр.
Үзәк җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин аңлатуынча, Әфганстанда терлекчелек актив үсә, яңа фермалар төзелә, ә химикатлар кулланмыйча гына экологик чиста продукция җитештерү күләмнәре югары темплар белән үсә. Аның сүзләренчә, бу продукциягә күпләп сату бәяләре Россиянекеннән 30-40% ка түбәнрәк.
Потенциаль тәэмин итү исемлегенә кош ите, сыер ите, сарык ите, шулай ук сөт продуктлары — каймак, атланмай, сырлар һәм йогуртлар керергә мөмкин. Хәзерге вакытта, Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, импорт башлану өчен кирәкле барлык документацияне Россия контроль органнары белән килештерү процессы бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia