Миңнеханов татарстанлыларны Россия студентлары көне белән котлады
Студентларына бәйрәм белән котладылар.
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең социаль челтәрләрдәге битләрендә республика халкын бүген билгеләп үтелә торган Россия студентлары көне белән котлады һәм студентларның хәзерге буынына уңышлар теләде.
"Укыган һәркемнең бәйрәме белән! Студент еллары-уку вакыты гына түгел, шәхес формалашу, якты идеяләр туу чоры да", - дип ассызыклады ТР Рәисе MAX мессенджерында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia