Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Яңа ел каникулларында Татарстанда 200 меңнән артык турист булган

Яңа ел ялларында Татарстан туристлар арасында популяр булган.

Яңа ел каникуллары чорында Татарстанга 200 меңнән артык турист килгән. Бу мәгълүматларны республиканың туризм буенча дәүләт комитетында расладылар, дип хәбәр итә "Татаринформ".

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, эчке туризмны үстерү «Туризм һәм кунакчыллык» милли проекты бурычларының берсе булып кала.

Бәйрәм көннәрендә иң күп кеше йөри торган объект Казан Кремле булды – биредә 257,4 мең кеше булды. «Зөя утрау-шәһәрлеге» музей-тыюлыгы 59,3 мең кунак кабул итте. Алабугага 15,6 мең турист, ә Бөек Болгарга 7,8 мең кеше килгән.

Казанда каникуллар дәвамында бәйрәм мәйданчыклары эшләде: ярминкәләр, концерт һәм фестивальләр «Казан» гаилә үзәге янында, Кремль яр буенда һәм шәһәр паркларында узды. Шулай ук «Свияжские холмы», «Ян», «Федотово» тау чаңгысы комплекслары һәм башка кышкы трассаларга ихтыяҗ туды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса