Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстанда 2025 елда илкүләм проектлар аша 468 объект төзелде

2025 елда Татарстан 12 илкүләм проектын тормышка ашырып, барлыгы 468 объектны төзеде, капиталь ремонтлады һәм модернизацияләде. Проектларны гамәлгә куюга 46,4 млрд сумнан артык инвестиция юнәлдерелде.

Узган елда Татарстан республикасы 12 илкүләм, шул исәптән 46 төбәк проектында актив катнашты. Нәтиҗәдә социаль-икътисади тормышның төрле өлкәләрендә йөзләгән объект яңадан барлыкка килде яңартылды. Төзелеш һәм монтаж эшләре дәүләт контрактлары буенча билгеләнгән вакыт эчендә тәмамланды.

Мәгариф өлкәсендә «Яшьләр һәм балалар» проекты аша эш алып барылды. Аның кысаларында республикада 14 уку йорты модернизацияләнде, шул исәптән ике яңа мәктәп төзелде, 10 мәктәптә, бер колледжда һәм студентлар тулай торагында капиталь ремонт үткәрелде. Яр Чаллыда ике балалар бакчасы ачылды, ә Казанда ике бакчага зур яңарту эшләре башкарылды.

«Тормыш өчен инфраструктура» юнәлеше буенча 51 җәмәгать киңлеге төзекләндерелде, 47 коммуналь объект яңартылды. «Гаилә» проекты картлар һәм инвалидлар өчен яңа йорт төзүне, ә «Кадрлар» инициативасы авылларда 49 хезмәт күрсәтү үзәген үзгәртеп коруны күздә тотты.

Сәламәтлек саклау системасы «Озын һәм актив гомер» программасы аша ныгытылды – республика буенча 189 медицина учреждениесе төзелде яки ремонтланды. Мәдәният өлкәсендә сигез объект модернизацияләнде, Казандагы чистарту корылмалары эшчәнлеге яхшыртылды, ә Болгарда туристлар өчен уңайлыклар артты.

Юл челтәре дә үсеш алды – төбәк әһәмиятендәге 102 юл участогы төзелде яки ремонтланды.

Технологик үсеш өлкәсендә республика күпсанлы фәнни-сәнәгать проектларында катнашты. Алар арасында – җитештерүне автоматлаштыру, яңа материаллар, космос технологияләре, пилотсыз аппаратлар, азык-төлек иминлеге, медицина һәм атом энергетикасы. Бу проектларны гамәлгә ашыру өчен 6 млн сумнан артык федераль инвестиция җәлеп ителде.

Шулай итеп, илкүләм программалар Татарстанның социаль инфраструктурасын ныгытуда, икътисадны цифрлаштыруда һәм халыкның тормыш сыйфатын күтәрүдә зур роль уйнады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса