Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Казанда ФСБ террорчы-ут төртүчене тоткарлады

Ир-атка һәм аның кураторларына «террорчылык акты» маддәсе буенча җинаять эшләре кузгатканнар.

Федераль куркынычсызлык хезмәте һәм Татарстан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре Казанда яшәүчене террорчылык акты кылган өчен тоткарлаган. Ир-ат кәрәзле элемтә операторлары карамагындагы база станциясен, шкаф һәм кабельне, шулай ук тагын ике объектны яндырганлыгы ачыкланган. Бу хакимият органнары эшчәнлеген тотрыксызландыру өчен эшләнде.

37 яшьлек тоткарланучы үзе декабрьдә аңа мессенджер аша өстәмә акча эшләү тәкъдиме килүен сөйләде. Кәрәзле операторларның җиһазларына ут төртергә кирәк иде, янәсе, алар моның өчен иминиятләштерү алачак. Юк, казанлы, әлбәттә, җинаятькә баруын аңлаган, ләкин барыбер ризалашкан. Ут төртүне раслаган һәр видео өчен аңа 40 мең сум вәгъдә иткәннәр, дип хәбәр итә федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса