Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстанда «Яшәү өчен инфраструктура» проекты ярдәмендә 2877 яңа юл билгесе урнаштырылды

«Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда юл хәрәкәте иминлеген ныгыту максатында меңнәрчә яңа объект төзелде. Соңгы ел эчендә республиканың төрле төбәкләрендә 2877-дән артык юл билгесе куелды.

Республиканың юл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматы буенча, проект кысаларында үткән елда барлыгы 2877 юл билгесе урнаштырылу белән бергә, 11,6 км озынлыкта барьер тирәли, 3,8 км җәяүлеләр киртәсе корылды. Шулай ук 8,8 меңнән артык яктырту элементы эшләтеп җибәрелде, 18,8 км тротуар асфальтланды.

Проект ярдәмендә шулай ук 20 җәяүлеләр кичүе, 4,5 км велосипед юлы, 35 ясалма тигезсезлек, 53 остановка пункты төзелде, 2470-тән артык юл сигнал баганасы куелды.

2025 елда Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә юл хәрәкәтен автоматик идарә итү системасы киңәйтелде. Адаптив идарә системасы белән җиһазланган 19 яңа светофор эшли башлады – 13-е Казанда, 6-сы Яр Чаллыда.

«Юл хәрәкәте иминлеген ныгыту – республика өчен  әһәмияткә ия бурыч. Соңгы елларда инфраструктураны яхшырту буенча зур эшләр башкарылды. Бу барыбызның иминлеге һәм уңайлыгы өчен», – дип бәян итте Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Рәнис Фәйзуллин.

«Яшәү өчен инфраструктура» проектының гомуми күрсәткечләре буенча республикада нормативка туры килүче юл челтәренең өлеше 90,46% тәшкил итә, төбәк әһәмиятендәге юлларның сыйфаты 52,23%ка кадәр күтәрелде, ә терәк автомобиль юлларының 85,18% хәзерге таләпләргә туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса