Татарстанда хайваннар һәм кошларны кышкы исәпкә алу башланды
Татарстанда 5 гыйнварда аучылык ресурсларын кышкы исәпкә алу эшләре старт алды. Җәмәгать инспекторлары, аучылык хуҗалыклары хезмәткәрләре һәм аучылар эшкә чыктылар.
Татарстан Республикасының биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итүенчә, хайваннарны кышкы исәпкә алу 15 мартка кадәр дәвам итәчәк. Эшләр кысаларында 1,5 меңгә якын маршрут үтәләчәк.
Исәпкә алу юлы белән имезүчеләрнең һәм кошларның 19 төре турында мәгълүмат җыелачак. Төрләр исемлегенә поши, кабан, кыр кәҗәсе, болан, бүре, төлке, тиен һәм башкалар керә. Кошлар арасынан миләш чыпчыгы, көртлек, суер һәм соры кыр тавыгын санаячаклар.
Методика буенча, карда калган эзләр саналачак, хайваннарның тәүлеклек активлыгы исәпкә алыначак, ә кошлар күзәтеләчәк.
Җыелган мәгълүмат статистик эшкәртүдән уздырылып, аучылык ресурсларының саннары, яшәү шартлары һәм торышы турында белергә ярдәм итәчәк.
ТР биоресурслар комитеты алыначак нәтиҗәләрнең хайваннар дөньясын саклау һәм торгызу буенча мөһим карарлар нигезе булачагын билгели, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia