«Мәскәү-Казан» М12 трассасының яңа участогы төзеләчәк
«Мәскәү-Казан» М12 трассасының яңа участогын төзү проекты хупланды
М12 Мәскәү-Казан трассасының яңа участогы төзелеше турында уңай бәя алды. Тиешле мәгълүмат бәяләмәләрнең Бердәм дәүләт реестры сайтында бастырылган.
Проект статусында аның уңай бәяләмә алуы күрсәтелгән.
Проектта күрсәтелгәнчә, бу 107 чакрым озынлыктагы төзелешнең бишенче этабы булачак. Участок Түбән Новгород өлкәсендә Р-158 «Түбән Новгород — Арзамас — Саранск — Исса — Пенза — Саратов» трассасы киселешеннән алып 22К-0162 «Работки-Порецкое» трассасы киселешенә кадәр урнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia