Татарстанда ана капиталаы арта?
Февральдән ана капиталының суммасы үзгәрә.
Татарстан гаиләләре 2026 елның 1 февраленнән арттырылган ана капиталын ала алачак. Түләүләр 6,8% ка индексацияләнәчәк, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Беренче бала туса, гаилә 737 200 сум алачак. Әгәр беренче бала өчен түләүләр рәсмиләштерелмәсә, икенче балага ана капиталы 974 100 сум тәшкил итәчәк.
Ана капиталын беренче бала өчен кулланган гаиләләр икенче бала туганда 236 900 сум өстәмә түләү алачак.
Ана капиталы программасы 2030 елга кадәр гамәлдә. Ул «Гаилә» милли проекты кысаларында гаиләләргә ярдәм итүнең төп чараларының берсе булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia