Миңнеханов прокуратура хезмәткәрләрен бүләкләде
Казанда прокуратура хезмәткәрләре көнен бәйрәм иттеләр.
Казанда прокуратура хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чаралар узды, анда Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов күзәтчелек ведомствосының иң яхшы вәкилләрен билгеләп үтте һәм аларга дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырды.
Республика башлыгы ассызыклаганча, югары йөкләнешкә карамастан, прокуратура хезмәткәрләре профессиональлек күрсәтәләр һәм конкрет нәтиҗәләргә ирешәләр. Узган елдагы эш нәтиҗәләре арасында-йөзләгән миллион сумлык хезмәт хакы буенча бурычларны каплау, эре салым бурычларын түләтү һәм дәүләткә законсыз хосусыйлаштырылган активларны кайтару.
Тантана азагында республика җитәкчесе прокуратура хезмәткәрләренә һәм ветераннарына хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм алдынгы хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia