Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Гыйнвар башында Татарстанда аек булмаган йөртүчеләр саны 299 булган

Гыйнварның беренче атнасында Татарстанда 299 кеше исерек килеш машина йөрткән өчен тотылган. Бу хокук бозу өчен йөртүчеләргә зур штрафлар һәм идарә итү хокугыннан мәхрүм ителү куркынычы яный.

Татарстанда яңа елның беренче сигез көнендә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре республика буйлап үткәргән рейдлар нәтиҗәсендә 299 исерек йөртүчене тоткарлаган. Гыйнварның 1-4нче көннәрендә генә 196 шундый очрак теркәлгән иде.

Хокукны бозучылар эчкән килеш транспорт белән идарә иткән өчен җаваплы: аларга 45 мең сумлык штраф яки 1,5-2 елга хәтле идарә итү хокугыннан мәхрүм итү хөкем ителергә мөмкин. Медицина тикшерүеннән баш тарту да шул ук җәзага китерә.

Кабатланса җаваплылык тагын да авыррак: йөртүче идарә хокукыннан 3 елга кадәр мәхрүм ителергә мөмкин, ә суд карары белән аның машинасы конфискацияләнә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса