Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

108 меңнән артык татарстанлыга балалар бакчасы өчен түләүгә компенсация түләнгән

Ата-аналарга мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында балаларны караган өчен түләүнең бер өлешен компенсацияләү – «Гаилә» илкүләм проект кысаларында гамәлгә ашырыла торган һәм Татарстан гаиләләре арасында аеруча популяр булган төп ярдәм чараларының берсе

Бу түләү балалары мәктәпкәчә учреждениеләргә йөргән барлык ата-аналарга бирелә. Ул гаиләнең керемнәре дәрәҗәсенә яки социаль статусына бәйле түгел.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, компенсациянең күләме 20 проценттан 70 процентка кадәр була ала. Ул гаиләдәге балалар санына бәйле:
- беренче балага – балалар бакчасы өчен түләүнең уртача күләменнән 20 % күләмендә;
- икенче балага – 50 % күләмендә;
- өченче һәм аннан соңгы балаларга – күрсәтелгән түләүнең 70 % күләмендә. 
2024 елда 121 мең татарстанлы әлеге ярдәм чарасыннан файдаланган. 2025 елда 108,4 мең граждан компенсация алган.
Моннан тыш, Татарстанда муниципалитетлар дәрәҗәсендә өстәмә компенсация билгеләнгән. Ул бер кешегә керем күләме 20 мең сумнан артмаган гаиләләргә билгеләнә. 2025 елда 16,5 мең граждан әлеге түләүне алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса