Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Казан шәһәре Думасының элеккеге депутатын дүрт елга колониягә хөкем иттеләр

Эшне судка 2020 елда ук тапшырганнар

Казанның район суды Казан шәһәр Думасының элеккеге депутатына һәм «Гадел Россия» партиясенең төбәк бүлеге элеккеге рәисенә дүрт ел гомуми режимлы колония билгеләде. Суд аны мошенниклыкның алты эпизоды буенча гаепле дип тапты, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.

Җинаять эшен судка 2020 елда ук тапшырганнар, әмма фигурантканы сак астына соңрак алганнар. Ул СИЗОда уздырган берничә ай җәза вакытында исәпкә алынган. Хатын- кыз үз гаебен танымады.

Тикшерү версиясе буенча, ул җир кишәрлекләрен саткан һәм коммуникацияләрне тоташтырырга вәгъдә иткән, ләкин йөкләмәләрен үтәмәгән күчемсез милек агентлыгын гамәлгә куючы булган. Эштә-136 зыян күрүче, гомуми зыян 38,3 млн сумга бәяләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса