Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстанда «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында 21,1 тонна орлык җыйганнар

Татарстанда илкүләм проект буенча урман утырту өчен 12,1 тонна орлык әзерләнгән.

Татарстанда «Экологик иминлек» илкүләм проекты «Урманнары саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында урман үсентеләре орлыклары әзерләү төгәлләнгән.

 

Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте: быел урман тармагы хезмәткәрләре барлыгы 21,1 тонна орлык җыйган: 601,9 кг нарат, 69,3 кг чыршы, 38 кг карагай, 10,1 мең кг имән, 807 кг каен һәм 500 кг карагач орлыгы әзерләнгән.

«Урман орлыклары запасы булдыру» «Татарстан Республикасында урманнары саклау» төбәк проекты кысаларында башкарыла. 2025 елда орлык җыю планы 6 процентка арттырылган. Бөтен орлыклар да Татарстан Республикасында Урманнары саклау үзәгендә тикшерелде, аларның сыйфаты турында сертификатлар бирелде», – ди Равил Кузюров.

Җыелган орлык материалы республиканың урман питомникларында утырту чималы әзерләү өчен кулланылачак.

Искәртеп үтик, «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты яшәү өчен уңайлы имин имин шартлар тудыру өчен илдәге урманнарны саклауга һәм арттыруга, шулай ук урман комплексының икътисади потенциалын саклауга һәм үстерүгә юнәлгән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса