Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Якындагы биш елда Татарстанга туристлар агымын арттырырга планлаштыралар

Татарстанга күбрәк туристлар җәлеп итәргә телиләр.

Якындагы биш елда Татарстан туристлар агымын 7 млн кешегә кадәр арттырырга планлаштыра. Бу хакта ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советының 78 нче утырышында белдерде.

"Татарстан Туризм үсешенең уңай динамикасын күрсәтә. 2024 ел нәтиҗәләре буенча республикага 4,3 млн турист килгән. Соңгы 15 елда Татарстанга туристлар агымы өч тапкырдан артыкка артты», – дип сөйләде ул.
Иванов сүзләренчә, узган ел туризм өлкәсендәге хезмәтләр күләме, чиктәш тармакларны исәпкә алып, 107 млрд сум тәшкил иткән. Республиканың туризм өлкәсендә барлыгы 50 меңнән артык кеше эшли. "Бу кунакханә, ресторан, музей хезмәткәрләре, туроператорлар, экскурсоводлар һәм башкалар», – дип ачыклык кертте ул.

Иванов билгеләп үткәнчә, Татарстанда номерлар фонды актив үсә. Соңгы берничә елда гына да республикада эре кунакханә комплекслары барлыкка килде, дип ассызыклады ул.

"Әмма безгә барыбер номерлар җитми. Бигрәк тә җәйге турсезон һәм эре чаралар уздыру чорында аларның җитмәве сизелә», – дип билгеләп үтте ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе, дип яза «Татар-информ».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса