Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Рамазан-2026: Татарстанда ничә көн ураза тотарбыз?

2026 елда Рамазан ае Татарстанда 19 февральдә башланып, 29 көн дәвам итәчәк. Соңгы ураза көне 19 март булачак.

Рамазан – мөселманнар өчен иң изге айларның берсе. Бу айда гайбәт ураза тоту, күбрәк гыйбадәт кылу, изге гамәлләр – садака бирү, мохтаҗларга ярдәм итү кебек эшләр башкарыла. «Татар-информ» мәгълүматларына күрә, 2026 елда Татарстанда Рамазан ае кайчан башланып, ничә көн дәвам итәчәге билгеле.

Киләсе елны Рамазан ае 19 февральдә башлана, ә уразаны соңгы тапкыр 19 мартта тотарбыз. Ураза барлыгы 29 көн дәвам итәчәк. 20 мартта, ягъни Ураза бәйрәмендә, республикабызда эшләми торган бәйрәм көне булачак.

Рамазан аенда мөселманнар таң атканнан кояш баеганга кадәр ашау-эчүдән тыела. Шулай ук, бу изге айда ир-атларга мәчеткә барып, тәравих намазларын укырга, Коръән укуга күбрәк вакыт бүлеп, изге гамәлләр кылырга киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса