Татарстанда бер автомобиль хуҗасы транспорт салымына 380 мең сум түләде
Татарстан халкы 2025 елның 1 декабренә кадәр милек салымнарын түләп бетерергә бурычлы.
Россия салымнар федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин Хөкүмәт йортында үткәрелгән брифингта түбәндәгеләрне искәртте:
· Салымны 300 сумнан ким булганда яки алдан ук түләп бетерелгән очракта, хәбәрнамә җибәрелми.
· Сораулар булганда, күчемсез милек урнашкан урындагы салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Салым түләүдән кем азат?
Салым түләүдә беркадәр җиңеллекләр (льготалар) каралган төркемнәр бар. Аларга махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары, контракт буенча хезмәт итүчеләр, Росгвардия хезмәткәрләре керә.
Пенсионерлар һәм пенсия яшенә якын кешеләр шулай ук милек салымнарын түләүдән азат. Аларга фатир, йорт, гараж яки машина урыны кергән бер генә объект, шулай ук мәйданы 50 м² кадәр булган хуҗалык бинасы һәм 6 сутвйга кадәр җир кишәрлеге салымнан чыгарыла.
Салымнар кеременә ничә сум тәшкил итә?
Республика бюджетына керергә тиешле салымнарның гомуми күләме 11,5 миллиард сумны тәшкил итә. Аның эченә:
· Җир салымы – 1,9 млрд сум.
· Транспорт салымы – 5,7 млрд сум.
· Милек салымы – 3,9 млрд сум.
Шулай ук, физик затларның кеременнән алына торган салым (НДФЛ) 8,4 миллиард сум тәшкил итә.
Марат Сафиуллин банкка салынган акчаларның процент өлешенә дә салым салынуын искәртте. 2024 елда 250 мең сумнан артык процент табышы алган 70 мең кешедән 7,5 млрд сум салым кертергә тиеш, әлеге сумманың 2,2 млрд сумы инде түләнеп беткән.
Шулай ук, бәясе 10 миллион сумнан арткан кыйммәтле автомобильләр өчен өстәмә салым түләнә. Республикада бер граждан үз автомобиле өчен 380 мең сум транспорт салымы түләгән.
Салымнарны «Уплата налогов и пошлин» сервисы, «Налоги ФЛ» кушымтасы яки «Шәхси кабинет» аша үзегез, әти-әнигез яки балаларыгыз өчен дә уңайлы рәвнштә түләп була.
«Татарстанлылар салым түләүгә җаваплы карый, инде 4,5 миллиард сум салым түләнде», – дип өстәде Марат Сафиуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia