Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстанда бер атнада грипп белән 8 кеше авырган

Татарстанда соңгы атнада ОРВИ белән грипп очракларының саны 10 мең 44не тәшкил итте.

Хәзерге вакытта грипп белән авыруның8 очргы теркәлгән.

Кешеләрнең авыруларының калган очраклары башка вируслы инфекцияләргә бәйле. Эпидемиологлар бу вакыттагы ситуациянең гомумән тыныч икәнлеген билгелиләр.

Татарстан буенча Роспотребнадзорның башлык урынбасары Любовь Авдонина болай дип аңлата: "Авыручылар саны сезонлы күрсәткечкә туры килә. Барысы да гадәти рәвештә бара. ОРВИ һәм грипп сезоны дәвам итә. Грипп хәзерга гомуми структурада бары 3% кенә тәшкил итә. Ләкин грипп әле башлангыч стадиядә, шуңа күрә авыручылар саны, әлбәтта, артачак".

Соңгы елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, хәзерге чирләүчеләр саны 18% кә караганда кимерәк. Болай булуга быелгы елның һава торышы һәм мәктәп укучыларының каникул вакыты булуы йогынты ясаган. Ләкин мәктәпләр эшләп киткәч, ягъни укучылар бер-берсе белән күбрәк очраша башлагач, ситуациягә кискен үзгәрү мөмкин. Шуңа күрә дә ата-аналарга авырган балаларын мәктәпкә җибәрмәскә киңәш ителә.

Шулай ук гриппка каршы вакцинация үтмәгән кешеләргә моны кичектермәскә чакыралар. Хәзергә халыкның 42 проценты инде прививка ясаткан. Любовь Авдонина бу күрсәткечне бик яхшы дип саный. Вакциналар бар, теләгән һәркем аны чиратка кермичә ясата ала.

Белгечләр истә тоталар: гриппка каршы иммунитет формалашу өчен 2-3 атна вакыт кирәк. Авыручылар саны күбәйгәнче, бездә саклану чараларын күрергә вакыт бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса