Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Журналистлар мигрантлар балаларының социаль-мәгариф адаптациясе барышы белән танышты

Тестны уза алмаучылар 3 айдан кире тапшыра ала.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә мигрантларның балаларына рус телен укыту темасын күтәргән һәм бу өлкәдә бурычлар куйган иде. Бүген республика матбугаты журналистларын чит ил гражданнары балаларының социаль-мәгариф адаптациясе барышы белән таныштырдылар. Казан шәһәренең Тинчурин урамында урнашкан 51нче санлы мәктәбендәге дәресләрне күрсәттеләр.

«Агымдагы елның 1 апреленнән мәктәпкә кабул итү тәртипләре үзгәрде. Хәзер чит ил гражданнарына яңадан ике өстәмә таләп куела. Беренчедән, алар Россиядә законлы рәвәштә яшәргә тиеш һәм алардан өстәмә дүрт документ – миграцион документлар, туу турында таныклык, дактилоскопия һәм медицина оешмасыннан белешмәләр алып килү сорала. Әлеге документларны тикшергәннән соң гына балалар тест язарга чакырыла», – дип сөйләде Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов.

 

Тест язу республикабызда 77 пунктта оештырыла һәм һәр айның бер чәршәмбесендә уза. Тестның биремнәре Мәскәүдә төзелеп, расланып бер көн алдан килә. Биремнәр ике өлештән тора: сөйләм һәм язма. Үтәү вакыты – 15 минуттан алып 75 минутка кадәр.

 

Җитәкче ассызыклап үтүенчә, тестны үтә алмаучылар белән рус телен укыту, белемнәрен камилләштерү һәм тел белү сыйфатларын арттыру өчен төбәкнең 54 мәгариф оешмаларында эш алып барыла. Тестны уза алмаучылар белемнәрен камилләштереп тагын 3 айдан соң тестны тапшырып карау хокукына ия.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/zurnalistlar-migrantlar-balalarynyn-social-magarif-adaptaciyase-barysy-belan-tanysty-5911072

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса