Әлмәттә һава торышы бозыла
Синоптиклар кисәтә.
Татарстан республикасы гидрометеорология һәм әйләнә – тирә мохит мониторингы идарәсеннән 5 август көнне 00.00-21:00 сәгатьтә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү килде.
2023 елның 5 августында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән: төнлә һәм иртән томан, көндез һәм кичен 15-20 м/с тизлектә җил, яшен көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа